Семинар булып үтте.

2015 елның 24 апреле, җомга

23- апрель көнне 2 нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Музыка-бию эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле яклап белем һәм тәрбия бирү” темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен  семинар булып  үтте. Семинар ике өлештән торды: беренче практик өлештә  оешкан белем бирү эшчәнлеге барышында шөгыльләр күрсәтелде, икенче - теоретик өлешендә педагоглар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  музыка-бию эшчәнлеге бирү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Бу семинарда Максабаш балалар бакчасыннан Сөнгатуллина Фәридә Әхәтовна катнашты.  

Ахырдан  районның мәктәпкәчә белем бирү  һәм тәрбия методисты Саетова Анна Николаевна семинарга йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International