23 нче апрель көнне безнең Айдар балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп, "Җәмәгать транспорты" дигән темага ачык чара үткәрелде.

2015 елның 24 апреле, җомга
23 нче апрель көнне безнең Айдар балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүне дәвам итеп, "Җәмәгать транспорты" дигән темага ачык чара үткәрелде. Максатыбыз- юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү. Җәмәгать транспортында үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен практик ныгыту. Дәресебезне карарга ЮХИДИ бүлекчәсенең инспекторы, полиция лейтинанты Ришат Назиров һәм әйдәп баручы белгеч Гүзәл Ягафарова килгән иде. Алар балаларга төрле сораулар бирделәр, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген тагын бер кат аңлатып үттеләр һәм алып килгән бүләкләрен өләштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International