Киләчәк бай уңышнын нигезе – әйбәт үсентеләр. Әйбәт теплица гына аларны сакларга мөмкинлек бирә. Югары сыйныф укучыларының традицион эше – һәр елны ул теплицаны полиэтилен пленка белән каплау. Шуңа күрә бүген, 10 сыйныф укучылары, мәктәп директоры Назипов Р.Р. һәм хезмәт укытучысы Мухаметзянов Б.Р. белән берлектә, теплицаны пленка белән капладылар.