Шәтке авылы китапханәсендә 23 апрельдән 2015 ел- әдәбият елы уңаеннан "Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә" дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады.

2015 елның 24 апреле, җомга
Шәтке авылы китапханәсендә 23 апрельдән 2015 ел- әдәбият елы уңаеннан "Йөгереп кайтам сиңа, Шәткемә" дип исемләнгән китап-күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәгә авылдаш язучы-прозаигыбыз, СССРның язучылар Союзы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Сәйдә Зыялы китаплары куелды. Язучының әсәрләре барысы да диярлек авыл табигатенә, аның кешеләренә багышлана. Ул Казанда яшәп иҗат итсә дә, аңа туган ягы һәрчак якын, һәрчак кадерле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International