Баландыш авылы китапханәсендә клуб белән берлектә 23 апрель көнне “Онытырга хакыбыз юк” дип исемләнгән очрашу үткәрелде. Бу очрашуга авылдашыбыз тыл ветераны Ахметшин Хәсән бабай һәм мәктәп укучылары чакырылды. Хәсән бабай сугыш чорындагы күргән авырлыклары, шул вакыттагы авыр тормыш турында сөйләде. Бу утлы елларны йөрәкләрдән сызып ташлап булмаган кебек, безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән илпәрвәрләр каршындагы бурычыбызны да онытырга хакыбыз юк.