23 апрель көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәре белән башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Тукайга мәдхия”шигырь иртәсе үткәрелде. Кичә барышында балалар Г.Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Кичә бик күңелле матур узды.