1945 нче елның 9 нчы мае безнең көннәрдән ерагая барган саен бенең арабыздан сугыш һәм тыл ветераннарыбызның санын да сирәгәйтә бара. Шуңа күрә 23 нче апрель көнне Баландыш авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан авылыбызның тыл ветераннары Гилазова Мәрьям апа һәм Ахметшин Хәсән абый катнашында агачлар утырту оештырылды. Чарада мәктәп укучылары да катнашты. Мәдәният йорты бакчасына утыртылган бу агачлар Хәтер аллеясы булып Бөек Җиңүне искә төшереп торачак.