22 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең “Яшь журналист”түгәрәгенә йөрүче укучылар Олы Мишә урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музеенда экскурсиядә булдылар. Укучылар әби-бабайларыбыз кулланган көнкүреш әйберләрен, тарихи кызыклы документларны, борынгы акчаларны кызыксынып күзәттеләр. Һәрбер экспонат янында озаклап фикер алыштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Бу экскурсия укучылар күңелендә озак сакланыр.