24нче апрель көнне 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре – Г.Тукайга багышланган “Эш беткәч - уйнарга ярый” дип исемләнгән уен-викторина булып узды.

2015 елның 24 апреле, җомга

24нче апрель көнне 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре – Г.Тукайга багышланган “Эш беткәч - уйнарга ярый” дип исемләнгән уен-викторина булып узды. Уен-викторина мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, ике командыга бүленеп, ярыш формасында уткәрелде. Алар төрле сорауларга җавап биреп кенә калмадылар, үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен, әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Уртанчы төркем кызлары башкаруында “Бишек җыры”, уенга тагын да ямь өстәп җибәрде. Кичә Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Кичәгә әзерлек атна  дәвамында барды, балалар Г.Тукай шигырьләрен яттан өйрәнделәр һәм аның әсәрләренең күренешләрен рәсемгә төшерделәр. Шулай ук кечкенә төркем балалары Г.Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә карата төшерелгән мультфильнарын карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International