20 нче апрельдән 23 нче апрельгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Универсиада авылында” татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада үткәрелде.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

       20 нче апрельдән 23 нче  апрельгә кадәр Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Универсиада авылында” татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиада үткәрелде.

       Татар теле һәм әдәбиятыннан III Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера балет театрында үткәрелде. Чара Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миннеханов катнашында үткәрелде. Олимпиаданың йомгаклау турында безнең районнан 2 укучы катнашты. Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Каримуллин Таһир (укытучысы Камалиева Сөмбел Ибраһимовна) һәм Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф  укучысы  Ситдикова Лилия (укытучысы Әсәдуллина Зөлфия Наилевна). Алар Мәгариф һәм фән министрлыгының катнашучы Дипломына ия булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International