21 апрельдә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

     21 апрельдә Казанда Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында Габдулла Тукай исемендәге V Бөтенроссия шигырь укучылар бәйгесе үткәрелде. Әлеге бәйгедә безнең районнан 3 укучы катнашты. Ямбулат башлангыч мәктәбе укучысы Дәүләтшина Мәрьям (укытучысы Насыйрова Энҗе ) һәм Баландыш төп мәктәбенең  2 нче сыйныф укучысы Шакирова Алисә (укытучысы Заһидуллина Әлфирә) уңышлы чыгыш ясап, Диплом белән бүләкләнделәр. Баландыш төп мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Тимербайев Илсаф (укытучысы Зәйнуллина Рушания) Гала концертка үтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International