Семинар булып узды.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

      23 нче апрель көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында балалар бакчасында эшләүче музыка белгечләре һәм группаларда эшләүче  тәрбиячеләр өчен “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны музыкаль- бию эшчәнлеге аша  һәръяклап үстерү” дигән темага  семинар булып узды. Семинарда балалар бакчаларында эшләүче музыка җитәкчеләре, өлкән тәрбиячеләр һәм тәрбиячеләр катнашты. Педагоглар 2 нче кечкенәләр, өлкәннәр, мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән күрсәтелгән ачык шөгыльләр карадылар. Ачык шөгыльләрне Теләченең №3 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Хәмитова Розилә Шамиль кызы, Теләченең №2 нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы һәм Теләченең №2 нче балалар бакчасында өстәмә белем түгәрәге җитәкчесе Баева Зилә Рафаиль кызы күрсәтте. Семинарда шулай ук мастер-класслар үткәрелде һәм чыгышлар ясалды.Семинар ахырында мәгариф бүлегенең  мәктәпкәчә белем буенча методисты Саетова Анна Николаевна үткән семинарга нәтиҗә ясады, иҗади эшләүче пелагогларга уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International