23-24 апрель көннәрендә Балык Бистәсе районнында 1998-2001 елгы кызлар арасында футбол буенча Татарстан Республикасының X укучылар Спартакиадасы булып узды. Әлеге Спартакиадада Телэче командасы да катнашты. Теләче районының данын Теләче һәм Узәк мәтәбе кызлары яклады. Алар: Гайнетдинова Әдилә, Хакимова Эльвира, Хәсаншина Ләйсән, Фәрхетдинова Милена, Камалиева Альбина, Секарина Милена, Әүхадиева Фәния, Саттарова Зилә, Исламгалиева Резеда, Зиннәтуллина Эльвира, Надыршина Яна, Саттарова Айгөл һәм Гайфетдинова Лилия. Остазлары Хәбиров Артур Рөстәм улы һәм Хәбиров Рөстәм Габдулгазиз улы..
Уеннарның нәтиҗәләре буенча, кызларыбыз 1 урынны яулады.