“Без Тукайлы халык”.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне район мәдәният йортында Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Без Тукайлы халык” дип исемләнгән әдәби – музыкаль  кичә үткәрелде. Кичәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы,  “Җыен”  фонды идарәсе рәисе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Разиль Валиев, “Җыен” фонды директоры Фуат Рафиков, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, “Җыен” фондының җәмәгатьчелек һәм матбугат чаралары белән элемтәләр алып баручысы Гәрәй Рәхим, Татарстанның Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай исемендәге премияләр лауреаты Роберт Батуллин, Татарстанның халык язучысы, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамиль Миндияр катнашты. Кичә кунакларыбыз чыгышлары, матур җырлар, нәфис сүзләр белән үрелеп барды. Шулай ук бу көнне мәдәният йорты фойесында кул эшләреннән, балалар ясаган рәсемнәрдән  күргәзмәләр эшләде, фольклор ансамбльләр чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International