23- апрель көнне ,безнең Шәтке балалар бакчасы тәрбиячесе Касимова Гүзәлия Сайфулловна ,2 нче номерлы Теләче балалар бакчасында “Музыка-бию эшчәнлеге аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төрле яклап белем һәм тәрбия бирү” темасына районның мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең музыка җитәкчеләре һәм тәрбиячеләр өчен семинарында катнашып кайтты. Музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы район тәрбиячеләренә һәрбер төркем балалары белән уеннар һәм биюләр күрсәтте.Шулай ук Теләче районы балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаиль кызы үзенең эш программасы белән таныштырды Һәм “Йөрәгемне балаларга бирәм”темасына презентация күрсәтте.Ахырдан районның мәктәпкәчә белем бирү һәм тәрбия методисты Саетова Анна Николаевна семинарга йомгак ясады.