Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Мәрхәмәтле гамәлләр ”эстафетасы дәвам итә. Бүген, 25 апрель көнне, укучылар алдан әзерләнгән савытларга, чәчәкләр күчереп утырттылар. Мәктәп укучылары чәчәкләрне март аенда ук чәчкәннәр иде. Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрне, бу чәчәкләр тагын да матурлап бизәп торырлар.