Габдулла Тукай-татар халкының бөек шагыйре.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

   26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Әлеге истәлекле дата уңаеннан республикабызда төрле чаралар  үткәрелә. Кичә, ягъни 24 нче апрельдә,  укучыларыбыз район мәдәният йортында кренекле шәхесләр белән очрашуда булдылар.  Бүген, 25 нче апрельдә,  Алан урта гомумбелем бирү   мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гатауллина Д.Г. 5 нче сыйныф укучылары белән “Йолдыз сәгате ” үткәрде. Әлеге чарада Г.Тукайның  тормыш юлын искә төшерделәр.  Аның балалар өчен язган әсәрләренә тукталдылар. Ахырда әлеге бәйгенең җиңүчесе игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International