Татар теле һәм әдәбияты атналыгы.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

20-25 апрельгә кадәр татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысалары нигезендә Әбде урта мәктәбендә төрле чаралар оештырылды.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Латыпова Г.Н.һәм Хәсәнова Р.М. 22 апрель көнне башлангыч сыйныфлар өчен“Зирәкләр һәм тапкырлар  “дип аталган уен-дәрес үткәрделәр.24 апрельдә уртанчы сыйныфлар өчен “Йолдызлы сәгать”дип аталган чара оештырылды.Командалар  үзләренең тапкырлыкларын,җитезлекләрен,татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен сынадылар һәм Тукаебызның тормыш юлы һәм иҗаты турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.25 апрель көнне исә сөекле шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан“Туган телем-иркә гөлем”дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International