Тематик линейка оештырдылар.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

     20-25 нче апрель көннәрендә Олы Нырсы мәктәбендә “Туган тел” атналыгы үткәрелде. Атналыкта   татар теле укытучылары Мөбинова Г.Г. һәм Фадеева Г.Г. Тукай әкиятләренә багышланган   рәсем бәйгесе, шигырь бәйрәме, әдәби викторина , тематик линейка  оештырдылар. Ә 26 нчы апрель көнне  “Тукай безнең күңелләрдә” исемле  әдәби – музыкаль кичә үтте. Кичәнең дәвамы милли ярминкә оештырылды. Бу ярминкәдә милли ашлар, милли киемнәр, милли бизәкләр төшерелгән картиналар сатылды. Һәр сыйныф  атналыкта актив катнашты. Җиңүче укучылар һәм сыйныфлар  рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International