20-27 нче апрель көннәрендә Казаклар авыл китапханәсендә "Язгы изгелек атналыгы" игълан ителде. Бу атналык укучылар күңеленә изгелек, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү йөзеннән, оештырыла. Бүгенге көндә укучылар белән мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән кием-салым һәм күчтәнәчләр тапшыру эше бара.