25 апрельдә район мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Җиңү салюты” исеме астында XVII нче район балалар фестивале булды. Бу бәйрәмдә безнең Олы Мишә урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. «Конферанс» номинациясендә Шарипова И., Закиров З.- 1 урын, “Хореография” номинациясендә Шакурова Ф., Закиров З.- 2 урын, «Вокальный ансамбль» номинациясендә – 2 урын, «Декоративно-прикладное творчество» номинациясендә педагог-организатор Шарифуллина Г.Г.- 1 урын алды. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!