25нче апрель көнне Теләче районы Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре район мәдәният йортында бөек җиңүгә 70-ел булу уңаеннан “Салют, Победа!” исеме астында XVII балалар иҗат фестивале үткәрделәр. Бу фестивальдә Теләче 2нче номерлы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Рафикова Лилия Альфред кызы җитәкчелегендә мәктәпкә әзерлек төркеме кызларыннан торган вокал ансамбль: Зиннатова Сәидә, Тимерханова Саида, Камалова Лейлә, Галимуллина Нәргизә, Хафизова Зилә, Юнусова Сәмирә бу бәйрәмдә катнашып, кечкенәләр төркемендә “Вокал ансамбль” номинациясендә 1нче урынны яуладылар.