24-26 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә бадминтон буенча Республика беренчелегенең финал этабы булып узды.

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе

24-26 апрель көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә бадминтон буенча Республика беренчелегенең финал этабы булып узды. Биредә сайлап алу турларын узган 2004 нче елгы һәм аннан яшь, 2002-2003, 2000-2001 нче елгы һәм  1999 нчы елгы һәм өлкәнрәк категория балалар катнашты. Республикабызның 25 районыннан 300 дән артык бала ярышларда үз көчен сынады.

Сайлап алу турларын узып, безнең районнан 13 укучы финалга чыкты. Алар барысы да Баландыш төп мәктәбендә укыйлар, өстәмә белем бирү педагогы А.Ф.Җәббаров  кул астында шогыльләнүчеләр.

Финал нәтиҗәләре түбәндәгечә: 2002-2003 елгы малайлар арасында парлы разрядта Зөлфәт Нәҗипов һәм Адель Җәббаров 3 нче урынга лаек булдылар. Катнаш разрядта Адель Җәббаров 4 нче урынны алды. Барлык 1-4 урын яулаучыларга оештыручылар тарафыннан диплом һәм акчалата премия тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International