25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең XVII нче, Бөек Җиңүнең 70-еллыгына багышланган, “Салют, Победа!” дип исемләнгән балалар сәнгать фестивале булып узды. Фестиваль нәфис сәнгать, кул эшләнмәләре аша патриотик тәрбия бирү, сугыш һәм тыл ветераннарына олы хөрмәт уяту максатыннан оештырылды. Фестиваль номинацияләренә: җыр, бию, сәнгатьле сөйләм, төрле уен коралларында уйнау, матур кулланма сәнгать керде. Район укучылары фестиваль номинацияләрендә бик актив катнаштылар. Бигрәк тә Олы Мишә, Кече Кибәхуҗа, Үзәк, Олы Мәтәскә, Теләче урта гомум белем бирү мәктәпләрен билгеләп үтәсе килә. 2 турда катнашучылар һәм матур кулланма сәнгать номинациясендә иң яхшы урын алучылар Фестиваль грамоталары белән бүләкләнделәр.