Язгы яхшылык эшләү атнасы йомгаклары.

2015 елның 28 апреле, сишәмбе

    Шармыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Язгы яхшылык эшләү атнасы” акциясе тәмамланды. Чаралар план буенча үткәрелде. Укучылар сыйныфларны, мәктәп һәм һәйкәл янын җыештырдылар, авылның үзәк урамнарындагы чүпләрне җыйдылар. Укучылар георгий тасмасы тарихы белән таныштылар. Сыйныф җитәкчеләре дуслык, әхлаклылык, гаилә һәм гаилә традицияләре турында сыйныф сәгатьләре уздырдылар. Сыйныф сәгатьләрендә укучылар үзләренең бабайлары, бабайларының бабайлары турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International