21 июнь көнне Татарстан Республикасы үткәргән «Спорт против наркотиков» проекты кысаларында, Теләче Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Живу здорово» акциясендә актив катнаштылар. Барлык интеллектуаль бәйгеләрне һәм спорт ярышларын уңышлы үтеп, безнең хезмәткәрләрдән торган “Гром” командасы беренче урынга ия булды һәм район оешмалары арасында җиңүгә иреште.