Ифтар.

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Рамазан ае мөбәрәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләр!

Рамазан ае мөбәрәк булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Рамазан-ул ай буе  баручы изге бәйрәм, һәр мөселман  бу айны зур дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп ала, бу гыйбадәт һәм рухи пакълану ае. Бу санаулы көннәрне мөселманнар изгелектә үткәрергә ашыгалар, динебез  кушканнарын үтәп һәм күпме булдыра алалар шул кадәр күп изгелек эшләп, мохтаҗларга һәм мескеннәргә сәдака биреп аларның күңелләренә бу изге айның бер өлешен кертәләр. Рамазан аенда ураза тоту  һәр мөселман өстендә булган бурыч. Шәригатьтә таң атудан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчудән, якынлык кылудан һәм уразаны бозучы барлык гамәлләрдән тыелуны үз эченә ала.

19 нчы  июнь көнне Айдар авылының  мәдәният йортында  авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Хайрулла Шайхуллович  ярдәме белән  ифтар ашы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International