Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә,клуб белән берлектә, әлеге бәйрәмне билгеләп үттек. Кичәдә авылыбыз имамы Нурмөхәммәт хәзрәт катнашында “Кадер кичәсе нинди көн ул? Коръән китабы бу кичә хакында ниләр сөйли?” исемле темага тематик сәгать үткәрелде.