Россия тарихында онытылмаслык авыр көн. 76 ел элек, нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды. Ул елларның шаһиты булганнар әле дә кайгы белән сугарылган бу көнне ачык хәтерли. Бөек Ватан сугышында районыбыздан бихисапсолдат яу кырында ятып калган. Теләче халкы Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан бүген кабаттан Мәңгелек ут янына җыелды.