Бу канкойгыч сугыш миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланды, якыннарыңны югалту хәсрәте һәр гаиләгә кагылды. Сугыш башлану көне фаҗигасенә багышлап «Хәтер шәме» дип аталучы акция уздырыла. Акцияне оештыручылар 22 июнь көнне иртәнге дүрттә Мәңгелек ут янындагы һәйкәл-обелискта сугыш кырында һәлак булганнарның якты истәлегенә шәмнәр кабызды. Бүген көн дәвамында узучы әлеге акциягә һәркем кушыла ала.