21 июнь көнне районның Сабантуй мәйданында Татарстан республикасының яшьләр һәм спорт министрлыгы тарафыннан “Татарстан республикасы волонтерлар эшчәнлеге үсеше үзәге” яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республикакүләм фестиваль узды. Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, яшьләр арасында төрле тискәре күренешләрне бетерү. Чараның ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Артем Галеев катнашучыларга котлауларын җиткеред һәм Теләченең спортка караш бик уңай булган район икәнен ассызыклап үтте.
Безнең районнан чарада яшьләр оешмалары, “Олимп” яшьләр үзәге каршында эшләп килүче волонтерлар корпусы һәм төрле оешмаларда эшләүче актив яшьләр катнашты.
Чара ярыш формасында үтте, катнашучылар командаларга бүлешеп төрле спорт төрләрендә көчләрен сынашты. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.