Бүген, 22 июнь, Бөек Ватан сугышы башланган көн.

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Туган җиребезгә явыз дошман бәреп кергәннән соң бик күп  ел узган. Ләкин  җанөшеткеч хәбәр таралган бу көн ул чакта бала-чага яки яшүсмер генә булган, хәзер инде үзләре дәү әти, дәү әни булганнарның әле күңелендә. Әлегетарихи вакыйга уңаеннан мәктәптә 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары  “Сугыш башланган көн хәтерегездә ничек саклана? дигән темага әңгәмә үткәрделәр.   Укучылар  Бөек Ватан сугышы чорындагы авыр хезмәтләр, истәлекләр белән таныштылар, рәсем конкурсында катнаштылар, авыл үзәгендә урнашкан обелиск янына барып һәлак булган авылдашларны искә алдылар һәм чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International