Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.
Хәтер һәм кайгы көнендә күп кенә илләрдә дәүләт флаглары төшерелә, сугыш корбаны булучылар искә алына.
Баландыш төп мәктәбенең “Кояшкай” лагеренә йөрүче балалар бүген һәйкәл- обелиск янына төшеп, чәчәкләр, веноклар куйдылар, фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар.