22 июнь- Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу дата сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Җиңүгә юл бик озын һәм авыр булды. Фронтта да, тылда да һәр кешедән гаятъ зур рухи киеренкелек һәм фидакарьлек таләп ителде. Җиңү исәпсез-хисапсыз корбаннар бәрабәренә яуланды. Сугышның утлы өермәсе бөтен илне айкап үтте, һәр йортка, һәр гаиләгә гомерлек кайгы-хәсрәт, зур михнәтләр китерде, берничә буын кешеләренең бәгырен көйдереп, язмышларын җимереп узды. Сугыш кырларында, фронтларга тиң тылда меңләгән кешеләрнең чәчәк кебек яшь гомерләре өзелде. Явыз дошман белән көрәштә сугышчыларыбыз үз-үзләрен аямадылар, соңгы сулышларына кадәр изге антларына тугры калдылар. Намусларына тап төшермәделәр, Ватаныбыз халкын коллыктан саклап калдылар. Бу олы батырлык, тиңдәшсез хезмәтне бөтен дөнья халкы олылый, алар мәңгелеккә тарих битләренә язылган.
Шәтке балалар бакчасында да Бөек Ватан сугышы башланган көнне мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларына “Тарих битләре. Беркем дә онытылмаган” дигән тирән эчтәлекле әңгәмә уздырылды.