Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүеннән күпме еллар үтте инде. Ватаныбыз тарихында иң озакка сузылган һәм канкойгыч, йөзләрчә шәһәрләрне, миллионнарча язмышны җимергән, биниһая күп кешенең гомерен өзгән сугыш халык күңелендә мәңге саклана.
Яңа буыннарның Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрен саклау һәм кемнәр батырлыгы нәтиҗәсендә бүген яхшы яшәүләрен аңлау өчен барын эшләү безнең бурычыбыз ул.
Бүгенге көнне күрә алмаган, һәлак булганнарга мәңгелек дан, ә хәзер исән-сау булганнарга тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телим.