22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башланган көн.
2017 елның 23 июне, җомга
76 ел вакыт узса да, бу көн халык хәтерендә онытылмас хатирә булып яши. Бу уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә "Хәтерләрдә тарих яңара" исемле китап күргәзмәсе ясалып, укучыларга тәкъдим ителде.