Бу көн сугыш афәтен кичергәннәрнең яраларын кузгата, хатирәләрне яңарта... Әлеге тарихи дата уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Бу көнне онытма!” дип исемләнгән хәтер сәгате уздырылды. Мәдәният хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышының илебез өчен гаять зур сынау булуы турында сөйләделәр, тыныч тормышның кадерен белергә чакырдылар. Соңыннан фронттан әйләнеп кайтмаган каһарманнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителде.