Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

2017 елның 23 июне, җомга

Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә "Хәтер белән без мәңгелек" дигән тематик очрашу кичәсе үткәрелде. Очрашуга ачлык - ялангачлыкта тилмереп үскән сугыш чоры балалары һәм «Хыялый балачак” берләшмәсе чакырылды. Кунакларның балаларга әйтер сүзләре бик күп булды. Балалар да аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Очрашу  барышында китапханә каршындагы обелискка веноклар куелды. Шул ук вакытта укучылар обелиск янында сакта тордылар. Китапханәдә "Мәңге сүнми торган хәтер", “Җиңүебез елъязмасы  дип исемләнгән күргәзмәләр куелды һәм аларга күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International