Әкиятләр – балачакның мавыктыргыч, тылсымлы бер өлеше булып тора. Аларның тәрбияви өлеше дә бик зур: алар балаларны бары сыйфатларга гына өйрәтәләр. Бу атнада безнең беренче номерлы балалар бакчасында “Әкиятләр” тематик атналыгы булып үтте. Атна дәвамында барлык төркемнәрдә дә әкиятләр һәм аларның төрләре белән таныштырдылар, балалар үзләре теләгән әкият геройларын төрле табигый матераллардан әвәләп тә, рәсемнәр дә ясадылар, шулай ук әкият геройлары исеме белән бәйле булган “Су анасы”, “Шүрәле” һ.б уеннар да уйнадылар. Атна ахырында уртанчылар төркеме балалары “Кем нәрсә ярата?” татар халык әкиятен сәхнәләштереп, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.