25 июнь көнне Ураза гаетеннән соң шәһәрнең үзәгенә урнашкан Җиңү паркында оештырылган Сабантуй бәйрәмендә чиләбелеләрне якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов, район мәдәният йорты каршында эшләп килүче, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Поташова җитәкчелегендәге “Сердәш” вокаль һәм “Дулкыннар” фольклор ансамбльләре, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Минһаҗев җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, аерым җырчылардан республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Флүзә Галәвиева, Әлфия Поташова, җырчылар Илназ Хәнәфиев, Гөлүс Хәбибрахмановлар сәламләде. Кул эшләре остасы Гөлия Вохмина, чигүе сөлгеләр, кульяулыклар һәм башка төрле кул эшләреннән торган күргәзмә тәкъдим итте. Артистларыбызның чыгышы Чиләбе шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез тарафыннан бик җылы кабул ителде, алкышларга күмелде, алар сәхнәгә кат-кат чакыру алдылар.