Табигатьнең шушы гүзәллеген кече яшьтән үк күрергә, тормышка сөенергә өйрәтергә без, педагоглар бурычлы. Моның өчен балалар бакчасында төрле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бик күп. Бүген исә без балаларга әхлакый-экологик белем һәм тәрбия бирүдә төрле алымнар кулланабыз. Шуларның берсе бакчада тәрбияләнүче балалар белән әледән – әле экскурсияләр үткәрү. Чираттагы экскурсияне тәрбиячебез Муликова Голшат Фаритовна оештырды. Ул “Усемлекләр дөньясы” темасы астында узучы атналыкка старт бирде.