Безне чолгап алган чынбарлык әле яңа гына дөньяга аяк баскан бала алдында үзенең күпкырлылыгы белән килеп баса.

2017 елның 28 июне, чәршәмбе

Баланың үзенчә фикер йөртүен, аңлау дәрәҗәсен, кемгә яки нәрсәгә дә булса охшатып эшләвен, кичерешләрен исәпкә алып, аны җәмгыять яшәешенә тарту безнең бурыч булып тора. Лесной балалар бакчасында  балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча тәрбияче күп эш алып бара. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда үзләрен хәвефсез тоту кагыйдәләренә өйрәтү аларның психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып үткәрелергә тиеш.

Балалар бакчасында өйрәтү процессы оешкан белем бирү һәм уен эшчәнлек-ләрендә алып барыла. Көнкүреш, йөреп ял итү, уен вакытында, көндәлек аралашу барышында балаларны күп нәрсәләргә өйрәтергә мөмкин. Балалар кечкенә яшьтән юл билгеләрен танырга һәм нәрсәне аңлатканын белергә тиеш. Бүген дә тәрбияче балаларга кабаттан юл билгеләрен, транспортта  йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерде. Чөнки җәй көне балаларның вакыты күбрәк урамда уза. Алар велосипедта йөри, туп белән уйный. Тәрбияче балаларга юлларда сак йөрү кагыйдәләрен өйрәткәннән соң сораулар бирде. Балалар  сорауларга дөрес итеп җавап бирде. Балалар бакчасында юлларда һәвефсез йөрү  буенча әңгәмәләр  әти-әниләр белән дә алып барыла. Белемнәрне ныгыту өчен тәрбияче балалар белән төрле бәйгеләрдә һәм уеннарда катнаша. Балалар бакчасында  ГИБДД  хезмәткәрләре катнашында ачык чаралар уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International