Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән халкыбызның гүзәл бәйрәме Сабантуе белән котлыйбыз. Сабантуй сүзе ике төрле мәгънәне аңлата. Аның беренчесе - җир сөрү коралы - сабан. Икенчесе - яз көне чәчелгән иген. Нинди генә мәгънә аңлатсалар да, алар икесе Җир-Анага ихтирам, хөрмәт, аңа һәм кеше хезмәтенә табынуны белдерә. Гомумән, татар халкы бәйрәмнәренә табигатьне олылау, аңа җанлы итеп карау хас. Язны каршылау - Нәүрүз, көзне каршылау - Сөмбелә бәйрәмнәре дә шуңа ишарә. Ә Сабантуе сабан эше төгәлләнгәннән соң уздырыла торган иң-иң күңелле бәйрәм. Ел фасылының иң матур чорында - җәй көне үтүче бу бәйрәмне райондашларыбыз күркәм хезмәт күрсәткечләре, күтәренке кәеф белән каршылый. Шуңа да аның элеккечә үзенә генә хас үзенчәлекләре белән, үз эшенә нәтиҗә ясарга, эшләре уңышлы тәмамланганга куанырга, мул табын корып, кунаклар чакырырга, хезмәт батырларын билгеләп бәйрәм итәргә тулы хакы бар.
Сабантуй халык күңеленә игенче хезмәтенә хөрмәт, ихтирам йөзеннән бабаларыбыз чорыннан бирле килә торган күркәм гореф-гадәт булып кереп калган. Районыбыз игенчеләре быел да язгы кыр эшләрен кыска срокта, сыйфатлы итеп башкарып чыга алдылар. Бүген басу-кырларыбызда мул булып иген үсеп килә. Игенчелек белән беррәттән, терлекчелек өлкәсендә дә тырышып хезмәт куялар. Ит һәм сөт җитештерүдә күрсәткечләр узган елның шушы чоры белән чагыштырганда югары.
Элек һәрбер төбәк, һәрбер авыл үзе теләгәнчә, кайчан сабан эше беткән, шул вакытта үткәргән. Атка утырып, тальян гармун алып, җырлап, биеп, туганнары, дуслары һәм күршеләре белән күңел ачкан. Хәзер уза торган Сабантуйлар үзгәрәк. Хәзер бик күп төсмерләргә буяп үткәрелә Сабантуе. Шулай да безнең төбәктә миллилеген саклый әле Сабантуй.
Мөхтәрәм райондашлар! Сабантуй бәйрәмен күтәренке күңел, күтәренке рух белән үткәрик. Бәйрәм килә дә китә, бәйрәмнән соң да шат күңел белән, бәхетле гомер кичерергә язсын, һәрбарчагызга тән сихәтлеге, шатлык-куаныч-лар, гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телибез. Бәйрәмнәр мөбәрәк булсын!
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.