Тиздән халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Милли бәйрәмне оештыруда катнашу һәркем өчен үзе бер горурлык. Балалар Сабантуй бәйрәменә бик ныклап әзерләнәләр. Һәр көнне Сабантуй мәйданында биюләр һәм җырлар кабатлана, өйрәнелә. Кабатланмас балачак мизгелләре Сабантуй көннәре белән дә истә калачак бит. Уңышлар сезгә, балалар!