Экскурсияләр уку-тәрбия эшендә зур әһәмияткә ия. Балаларга табигать белән турыдан-туры аралашу, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән якыннан танышу экологик күзәтүләр алып барырга ярдәм итә. Урманнарга барганда туган ягыбызда үскән дару үләннәрен: сары, зәңгәр мәтрүшкә, юкә чәчәге, гөлҗимеш, кызыл бөрлегән һәм башкаларның биологик үзенчәлекләре, аларны җыю, киптерү, дәвалау максатында куллану кагыйдәләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай ук табигать кочагында үз-үзләрен дөрес тоту, танып белү мөстәкыйльлеген үстерү дә формалаша. Әйләнә-тирәне саклау, аңа сакчыл караш тәрбияләү балага балалар бакчасында да, гаиләдә дә бирелергә тиеш.