29 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары өчен бик матур чыгарылыш кичәсе оештырылды. Быел мәктәпне 33 укучы тәмамлады. Алар арасында 6 укучы: Бариев Айзат, Габделхакова Ризалә, Габдрахманов Рамиз, Егорова Диана, Закиров Ильсур, Тихонова Виолетта кызыл аттестат алдылар. Чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәп директоры Р.Р. Назипов, укытучылар һәм әти –әниләре котлады. Хәерле юллар сезгә, балалар!