24 июнь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары өчен чыгарылыш кичәсе үтте. Кичәгә укучыларның әти- әниләре, укытучылар чакырулы иде. Бәйрәм башында мәктәп директоры Миннекаева Г.Г. 11 сыйныф укучыларына аттестатлар тапшырды. Кичә җыр-бию, күңелле уеннар белән үрелеп барды.