28 - 29 нчы июнь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә Татарстан Республикасының XI укучылар Спартакиадасы кысаларында 2000-2002 елгы кызлар арасында футбол буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Кызу ярышларда Теләче районы командасы бик яхшы уйнады һәм 1 урынны яулады. Команда составында Теләче урта мәктәбе укучылары да ярышты. Җиңүчеләрне котлыйбыз!