Татарстан Респуликасы беренчелеге булып узды.

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

28-29 июнь көнне Минзәлә шәһәрендә  2000-2002 елгы кызлар арасында Татарстан Республикасының XI укучылар  Спартакиадасы кысаларында футбол буенча Татарстан Респуликасы беренчелеге булып узды. Беренчелектә  Теләче, Минзәлә, Черемшән, Әтнә, Чүпрәле, Апас районнарыннан җыелма командалар катнашты. Ярышның беренче көнендә безнең команда Апас, Чүпрәле, Әтнә командаларын җиңеп, финалга чыкты. Финалда 4:0 исәбе белән Минзәлә һәм 0:0 исәбе белән Черемшән командаларын җиңеп 1 урынны яулады. Икенче урында Минзәлә районы, икенче урында Черемшән районы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International