Юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәтү

2017 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

Соңгы елларда районыбызда транспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәйде. Бу исә балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз.
Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - шөгыль. Коры сөйләм белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Эшчәнлекләргә әкият персонажлары, балаларның яраткан уенчыклары “килү”, заманча һәм информацион-коммуникатив технологияләрне куллану балаларның игътибарын тупларга, аларны активлаштырырга ярдәм итә.
Безнең 3нче балалар бакчасында ПДД бүлмәсе дә бу эшне алып барырга бик зур ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International